Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәгърур Чулманнан – гүзәл Ашытка

Олы Әтнә авылының нәкъ үзәгендә бик күркәм, тирә-яктагылар өчен үрнәк гаилә яши.

Галиәхмәтовлар гаиләсе турында бик күп язарга булыр иде. Тик бу очракта якынлашып килүче Аналар көне уңаеннан уңган-булган хуҗабикә Илсөяр ханымны телгә алыйк.

Эшкә – батыр, сүзгә – тапкыр, шул ук вакытта һәр эшне җиренә җиткереп башкара, нәрсәгә тотынса да осталыгы белән сокландыра, кеше белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә була белгән әлеге ханым дүрт ир бала анасы да әле! Үзен тыңлап карыйк әле.

– Әтнә районына килен булып төшүемә быел җәен 16 ел булды. Тумышым белән Лаеш кызы мин, ямьле Чулман буенда тәгәрәп үстем, – ди ул.

Казан медицина университетының фармацевтика бүлегендә укып, ике ел эшли. Ә аннан мәгърур Чулманнан аерылып, гүзәл Ашыт елгасы аккан Күшәр авылы егетенә тормышка чыга. Алты елдан артык кайната-кайнана белән авылда төп нигездә яшиләр. Ике уллары шунда туа, менә 10 ел инде район үзәгендә яшиләр. Бәхетле гаилә тагын ике егеткә арта. Олысына – 15, икенче улларына – 13, өченчесенә 7 яшь булса, төпчекләренә әле нибары 2 ай гына. Аллаһ рәхмәте белән бирелгән иң күңелле чоры бу гаиләнең. Исемнәрен дә үзләренекенә охшатып, Илшат, Илдан, Илһам һәм Илгиз дип кушканнар.

– Зурлары өчесе дә Олы Әтнә мәктәбендә укыйлар. Укулары белән сөендерәләр. Ир балалар булгач, аларга һәрвакыт әтиләрен үрнәк итеп куям. Төскә-биткә болай да әтиләре төсле алар. Тормышка карашлары, белемнәре, тәрбияләре төпле булсын дип нык тырышабыз, – дип елмая бәхетле ана.

Дүрт бала ул – зур җаваплылык та дип саный. “Гаиләдә ярату, үзара хөрмәт, үз көчеңә, мөмкинлегеңә ышаныч булырга тиеш... Кайвакыт: дүртенче балагызга нәрсә аласыз инде дип сорыйлар. Ә мин улымны нәрсәдер алыр өчен тапмадым”, – дип тә өсти.

Тыйнаклыгы белән дә гаҗәпләндерә, үзен барыбер дә идеаль әни дип санамый ул. Хәер, кайда гына бар икән ул бар яктан да өлге булырлык кеше? Шулай да улларын: “Минем кебек киленнәр алып кайтырсыз”, – дип тәрбияли. Җәмәгате өчен сөеклесе, ныклы тормыш терәге булса, уллары өчен иң кадерле, үрнәк, тырыш, булдыклы Ана ул.

Раббыбыз тигезлектән, саулыктан, иминлектән аермасын аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев