Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Маһитап чишмәсендә "Җиз самавыр" фестивале

Кышлау авылының Маһитап чишмәсендә "Җиз самавыр" фестивале узды.

Әтнә районы Кышлау авылының тирә-якка шифалы суы белән дан казанган Маһитап чишмәсендә "Җиз самавыр" фестивале үтте. Фестивальгә Мари Иле республикасының Бәрәңге районыннан, Арча, Биектау, Балтач районнарыннан үзешчән ансамбльләр килгән иде. Шулай үзебезнең районнан да үзешчән ансамбльләр катнашты. 

Фестиваль очраштырды, аралаштырды, кавыштырды. Ә бергә җыелган җирдә әлбәттә инде җыры да,  биюе дә була. Кояшның кызу нурларыннан ялкын алып коймагы, пылавы да пеште. Самавырлар да кайнады. "Җиз самавыр" фестиваленең биредә узуның үзгә бер тарихы бар. Фестивальне оештыручыларнның берсе - Кышлау мәдәният йорты директоры Зөлфия Шакирова башта шул хакта сөйләп үтте. Аннары сәхнә түренә үзешчәннәр чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев