Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өч көндә – 6 пневмания

Газетабызның узган санында 7 кешедәге анализның раслатылыр өчен Вирусология үзәгенә җибәрелүен хәбәр иткән идек.

Шөкер, берсе дә расланмады. Кызганычка каршы тагын 3 райондашның анализы шул ук Үзәккә җибәрелде. Бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез әле. Моннан тыш, шушы өч көн эчендә 14 кешедә ОРВИ, ОРЗ ачыкланган.

Кыскасы, саклык чараларын арттырыгыз, райондашлар. Баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова да кеше күп булган урыннарга барганда саклык йөзеннән битлек кияргә, чиратта торганда дистанцияне сакларга чакырды. Ә өлкән кешеләргә, гомумән, урамга чыгып йөрмәү отышлырак булыр.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:

Пневмония, үпкә ялкынсынуы – сулыш органы тукымасының, башлыча альвеол зарарлану йөзендә, инфекциядән зыян күреп шешенүе. Инфекциядән килеп чыккан пневмония кискен респиратор инфекция формасы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев