Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлкәннәр атналыгы дәвам итә

“Өлкәннәр көне генә түгел, атналык буларак билгеләп үтәбез”, – диде районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов.


– Бу уңайдан, беренче чиратта шуны билгелик – өлкән яшьтәгеләргә, шулай ук сораулары булучыларга ярдәм йөзеннән, барлык мәсьәлә буенча да барлык оешмалар да җавап бирергә әзер, – дип тә ассызыклады.
Кыскасы, сәламәтлек сак­лау белән бәйлеме ул, авыл хуҗалыгы яки юл хуҗалыгы буенчамы, яисә, социаль яклау һәм социаль иминиятләү өлкәсенә карыймы – болар барысы да күз уңында була. Кечкенә районда һәрбер оешманың телефон номерлары билгеле – монда аерым “Кайнар линия”ләр оештыру да кирәкми. Ә сораулары күптер өлкән яшьтәгеләрнең. Коронавирус пандемиясе аркасында озак вакыт урамга чыкмыйча өйдә генә яту да үзенекен иткәндер – шулай булгач сорау­лар булмый калмас.
Әмма ниндидер массакүләм чаралар уздыру күз алдында тотылмый. Югыйсә, изге теләктән ниндидер чара уздырып, ахыры яман булырга мөмкин, – дип саный башкарма комитет җитәкчесе.
Хәзер күп чаралар онлайн нигездә уза. Әйтик, кичә, 1 октябрь көнне, сәгать 11.00дә район мәдәният бүлеге “Бәхетләргә яшик күмелеп!” исеме астында онлайн-концерт уздырды.
Быел өлкәннәрне чәй табыны артына җыеп хөрмәтләү булмаса да, һәр оешма үзендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән яшьтәге кешегә пакет белән бүләк әзерләп тапшыра. Сүз уңаеннан, кайбер оешмалар моны әле 30 сентябрь көнне үк башкардылар.
Шөкер, ихлас күңелле эшмәкәрләр дә бар районда. Алдан ук бирелгән белдерү нигезендә, чәчтарашларның берсендә 30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә өлкән яшьтәгеләрнең чәчен алу, кыс­карту бушлай башкарылды. Тагын берничәсе ташламалар ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев