Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пионер хәрәкәтенә – 100 ел

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт драма театрының кече залында “Зур пионер сборы” узды.

СССР заманында иң данлыклы һәм иң массакүләм саналган пионер оешмасы 19 май көнне үзенең 100 еллыгын билгеләде. Шул уңайдан мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге әнә шул исемдә бик күңелле чара әзерләгәннәр. Залда районның пионер хәрәкәте ветераннары урын алу кичәне тагын да ямьләндерде. Рита Садыйкова, Илсия Габидуллина, Зәлия Хөсәенова, Зәлфирә Шиһапова, Фәния Латыйпова, Әлфинур Хәйретдинова, Фирая Габидуллина, Гөлсинә Мөхәммәтҗанова, Гүзәлия Хәкимова, Гөлназ Абдуллина, Рита Садриева, Лилия Фомина, Зөлфирә Хәйруллина, Наил Хабиб улы, Хәлимә Закирова, Розалия Хөсәенова һәм әлбәттә, бу чараны оештыручыларның берсе – Раилә Фәхретдинова... Бу исемнәр пионер мәктәбен узган һәркемнең исендә һәм һәрберебез аларны эчкерсез хөрмәт һәм тирән ихтирам хисе белән искә ала.
Ә чара пионер хәрәкәте символы саналган барабан тавышы астында, импровизацияләнгән рәвештә, һәр мәктәптән килгән отряд командирларының рапорт тапшыру тантанасы белән старт алды. Чара район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмовның котлау сүзләре белән дәвам итте:
Оештыручыларга рәхмәт. Залда утырган пионер хәрәкәте ветераннарына карап, бүгенге чарага сокланып үземнең дә яшьлек елларымны, пионер оешмасы белән бәйле узганымны сагынып искә алдым, – дип башлады ул сүзен.
Пионер чоры белән бәйле хатирәләрне искә алганнан соң, югарыда телгә алган ветераннарны хакимият исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. “Ул чорда пионер оешмасы җитәкчесеннән – “Вожатый”лардан да якынрак, кадерлерәк кеше юк иде бугай”, – дип искә алды. Әлбәттә, тәбрикләү сүзләрен пионер хәрәкәтенең иң өлкән ветераны, 94 яшен тутырган, кызганычка каршы әлеге чарада катнаша алмаган Рәисә апа Хәбибуллинадан башлады.
Мәгариф бүлеге мөдире Алинә Мөхәмәтгалиева да пионер чорының күңелле мизгелләрен искә алып үтте. “Бүген ике буынны – СССРның XX гасыр һәм Россиянең XXI гасырында яшәүчеләрне шушы чарада очраштырырга булдык”, – дип билгеләде.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев