Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген 10 ноябрь Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәре көне. Әтнә полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз.

Бәйрәмнең тарихы 1962 елда, СССРда Совет Милициясе көне барлыкка килгәч башлана. 1917 елда, 10 ноябрьдә, Октябрь революциясеннән соң ук, РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты карары белән революцион иҗтимагый тәртипне саклау өчен эшче милициясе булдырылуы белән бәйле.

Башта милиция җирле советлар карамагында, аннары СССР Эчке Эшләр Халык комиссариаты структурасында була. Әмма 1946 елдан аны эчке эшләр министрлыгы структурасына күчерәләр.

Аларга саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез, авыр, җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләрегездә иминлек булсын. Районыбыздагы тәртипне саклауда сезнең өлешегез зур. Алга таба да район халкына тынычлыкта яшәргә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев