Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

QR-код: ул нигә кирәк?

Халык арасында “Башланды”, “Нәрсәгә кирәк икән бу?” – дип зарланулар башлангандыр инде. Дөрестән дә, QR-код кертү кирәк идеме?

Аның белән бәйле вәзгыятьне ачыклау максатыннан, бу өлкәдә кайнаучы кайберәүләр белән элемтәгә кердек. QR-код кертү кай ягы белән отышлы? Ул нәрсәгә кирәк? Бу хакта шушы өлкәдә җаваплы белгечләр фикере белән таныштык.
Гөлия Мифтахетдинова, баш табиб урынбасары:
–    Аңлый күрегез, QR-код кертү халык файдасына эшләнә. Ул авыруның таралуын булдырмас өчен кирәк. Ә QR-кодлы булуның ике төрле юлы бар. Беренчедән, вакцинация ясау. Бу очракта QR-код 1 елга бирелә. Икенчедән, больницага килгәч анализлар аша авырганлыгыгыз ачыкланса, ул ярты елга бирелә. Чөнки һәр ике очракта да иммунитет формалаша. Әмма төрле срокка.
Радик Загидуллин, Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары:
–    Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә бу хокукларны чикләү, әмма бүгенге көндә шунсыз булмый. Бу кирәк, мөһим чара, чөнки бүгенге вәзгыять шундый. Югыйсә, авыруны авызлыклап булмаячак.
Тагын бер фикер үзенчәлекле, әмма ышанычлы яңгырады. Олы Әтнәнең бер сәүдә үзәге янында үзе белән таныштырырга теләмәгән бер кеше белән әңгәмә тоттык.
–    QR-коды булмаучылар халык күп була торган урыннарга, төрле сәүдә үзәкләренә, күңел ачу урыннарына йөри алмаячак хәзер, димәк, өендә генә утыра. Бу авыру мөмкинлеге һәм авыруны тарату мөмкинлеге булучылар сау-сәламәт кешеләрдән изоляцияләнә дигән сүз. Бик яхшы вариант бу.
Кыскасы, халык күп җыела торган төрле объектларга мин авырмыйм дигәнне раслаучы QR-код белән керү – кеше сәламәтлеген саклауда иң ышанычлы юл ул. 
Әгәр  QR-код кертелмәсә, яңадан локдаун булачак: ә бу бизнеска, гомумән, бөтен яшәешебезгә яңа удар булачак. Күз алдына китерәсезме – тормыш дәрәҗәсе тагын да арткарак тәгәрәргә мөмкин.
QR-код алу юлын кабат аңлатып узабыз. Вакцина ясаткан кешенең QR-коды “Госуслуги РФ”дагы “Личный кабинет”ында була. Анда “QR” сүзен җыюга ук үзе пәйда була. Аны аерым биткә бастырып та алыгыз, телефонда фотога да төшерегез.
Бар да гади, бар да аңлаешлы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев