Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз юллары яңара

Бүгенге көндә Олы Әтнә белән Күшәр авыллары арасындагы юлда күләмле ремонт эшләре дәвам итә.

Әллә көннәрнең аяз торуы, әллә транспорт еш йөри торган юл өсте булгач тузан бик көчле булу сәбәпле, аеруча зур ремонт объектына ошаган ул. Бу хакта подрядчы оешма директоры урынбасары Мансур Нәбиевтан сораштык.

Аңлашылганча, биредә бик күп эшләнә һәм зур үзгәрешләр көтелә. Һәм бик мөһиме – болар бик кыска вакыт эчендә эшләнелә икән.

– Юлның биек җирләрен кисеп, тәбәнәк турыга балчык өстәп тигезлибез. Юлның кыек турыларын да турайтабыз. Кыскасы, транспорт йөртүче өчен уңайлы, комфортлы юл булачак монда, – дигән фикердә ул. Бу хакта тулырак мәгълүматны “Әтнә таңы” газетасы сайтыннан карап белә аласыз.

Мондагы эшнең зур күләмле булуына тагын бер дәлил – 4 километр озынлыктагы ремонт эшләре бер үк вакытта бара. Җитәкче белән бу хакта да сөйләштек.

 «Ремонт эшләрен озакка сузмыйбыз. Өч атна эчендә бу объекттагы эшләрне тәмамларга уйлыйбыз», – диде ул.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев