Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тагын да кызыграк

4-14 октябрьләрдә газетага язылу ункөнлеге дәвам итә. Шушы көннәрдә “Әтнә таңы”на арзан бәядән – 15 % ташлама белән языла аласыз.

Сезне элеккечә үк район яңалыклары, прокуратура, Эчке эшләр, янгынга каршы бүлекләр һәм ЮХИДИ хәбәрләре, «Иңнәрендә ил йөге», «Тимер үзәклеләр», сорау-җавап рубрикалары көтә. Шул ук вакытта яшь талантларның иҗатын бар­лап, ил күгендәге авыл язмышын карап, бакчачыларга киңәшләрне яктыртып, оешмалар белән бәйле яңалыкларны “Белми калмагыз” рубрикасында күрсәтеп, күңел хәзинәсендә төпле киңәшләр биреп, үтеп барышлый күргәннәрне газета битләрендә чагылды­рып, моннан тыш редакция почтасына сездән, газета укучылардан килгән хәбәрләрне, безгә язган мә­каләләрне урнаштырып, яшьләр тормышын күрсәтеп, тарих битләренә күз салырбыз. Хәтта болар гына да түгел... Кыскасы, газетабызны тагын да кызыклырак итәргә тырышачакбыз.
Газетабызга нибары 709 сум 98 тиенгә язылыгыз

Бер караганда, кечкенә сум­ма түгел, әмма бу сумма белән кибеткә берничә тапкыр гына «поход ясап калырга» мөмкинсез. Шуннан арыга җитмәс! Ә газета исә, ярты ел дәвамында атна саен өегезгә килеп, сезне яңалык-хәбәрләр белән һәрдаим сөендереп торачак.
Безнең белән калыгыз, безне укыгыз, райондашлар! Мөмкинлектән файдаланып, газетага язылыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев