Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Кадерле дуслар! ​​​​​​​Яраткан бәйрәмебез Яңа елны без гадәттә аеруча шатлыклы хисләр һәм якты өметләр белән каршылыйбыз. Яңа ел – гаилә бәйрәме, бу исә 2024 елның Россиядә Гаилә елы дип игълан ителүенә символик мәгънә төсмере өсти. Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, менә шуңа күрә дә гаиләдә изге дип саналган һәр нәрсәгә, борынгыдан килгән гореф-гадәтләргә Татарстанда гаять сакчыл мөнәсәбәт күрсәтелә.

Без Татарстан Республикасында яши торган халыкларның мәдәниятен, телен саклауга һәм үстерүгә, рухият нигезләрен, әхлак кагыйдәләрен ныгытуга зур игътибар бирәбез. Төрле милләт һәм дин вәкилләре бер-берсенә тирән хөрмәт белән дус-тату яши, ә республикабыз җәмгыятьнең, гражданнарның бердәмлеге югары булу белән аерылып тора.

Махсус хәрби операция шартларында гражданнарыбызның берләшүе һәм үзара ярдәмләшүе бигрәк тә мөһим.

Илебезнең, гаиләләрнең иминлеген һәм яшь буынның киләчәген яклауны тәэмин итүче  Ватанны саклаучыларга олы рәхмәтләремне җиткерәм. Якташларыбыз – чын мәгънәсендә каһарманнар! Барлык сугышчыларыбызга, аларның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына тиешле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Һичшиксез җиңү безнең якта булачак!

Республиканың шефлыкка алган шәһәрләре – Лисичанск һәм Рубежное халкына ихлас йөрәктән ярдәм итүче волонтерлар башкарган хезмәт шулай ук бик әһәмиятле.  

 

Хөрмәтле татарстанлылар!

Узып баручы елны җиңел дип әйтеп булмый, шулай да без сынатмадык.

Куәтле сәнәгать комплексы, күп буын татарстанлыларның хезмәт уңышлары, булдыклылыгы һәм ватанпәрвәрлеге республикага ышанычлы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирә. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан башлангыч бирелгән илкүләм проектларны, республика программаларын һәм проектларын үтәү кешеләрнең тормышын яхшыга үзгәртүгә хезмәт итә. Тәмамланып килүче ел йомгаклары тулай төбәк продукты, төзелеш эшләре, ваклап сату һәм инвестицияләр күләмнәре үсүен күрсәтә.

Республиканың алгарышында фәннең һәм күркәм нәтиҗәләр бирә торган яңалыкларның зарурлыгын танып, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Әйдәүче фән һәм мәгариф үзәкләренең эшчәнлеге, талантлы яшь галимнәргә һәм өстенлекле фәнни башлангычларга ярдәм күрсәтү бу өлкәдә казанышларыбызның тагын да артуына китерер һәм илнең технологик яктан бәйсезлегенә ирешү мөмкинлеге бирер дип уйлыйм.

Яңа ел  республика өчен колачлы чараларга бай булачак.

Безгә зур ышаныч белдерелде – 2024 елда Казанда БРИКС дәүләтләре башлыкларының очрашуы, «БРИКС уеннары» узачак. Татарстан үзенә хас кунакчыллык белән тарихта беренче «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum», Kazan Digital Week-2024 халыкара форумнарын кабул итәчәк.

Моннан тыш, 2024 елда гаять әһәмиятле сәяси вакыйгалар – Россия Федерациясе Президентын, ә  сентябрь аенда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Татарстанлылар, илебез һәм республикабыз үсеше өчен гражданлык җаваплылыгы тоеп,  тавыш бирүдә актив катнашырлар дип ышанам.

 

Кадерле дуслар!

Безнең алда зур бурычлар тора, киләсе елда аларны хәл итү өчен без тырыш хезмәт куячакбыз һәм  бергәләп алгарыш юлыннан баруыбызны дәвам итәчәкбез.

Яңа елда җиңүләр һәм казанышларыбыз күп булсын, өйләребездә җан җылысы, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хакимлек итсен!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!

Яңа ел бәйрәме мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы  Рәисе                                                                    Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев