Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тиздән өлкәннәр көне

Нәрсә соң ул өлкән булу? Сары көздә, чал чәчләргә янә бер тасма җәюме?

"Картаерга теләмәгән күңелләрнең гел яшь каласы килүеме? Санап китсәң, бу сорауга әллә ни кадәр җавап табып булыр иде дә... Тик аларның боеккан күңелләренә яшәү чаткылары өстәп, тынгы белмәс җаннарына янә бер сабырлык сирпеп үтү һичкайчан соң түгел! Күәм авыл җирлеге әзерләгән бүләкләрне таратып чыктык бүген. Биргән бүләкләргә артыңнан әллә ни кадәр яхшылык яудырып калучыларыбыз алар. Минем олылар белән әз генә тәҗрибә булгачмы, нишләптер алар белән очрашу миңа рәхәт хисләр бүләк итә. Яшермим, нәкъ менә аларның тәмле сүзләрен гел - гел ишетәсем килеп тора", - дип язган Дусым авылы мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Хакимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев