Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә көрәшчесе Әмир Насретдинов Татарстан беренчелегендә икенче урын алды

Көрәшчеләребез Мамадышта узган көрәш буенча Татарстан беренчелеге ярышларында командалар арасында 12 урын алдылар.

2004-2005 нче елгы  - 10,  2006-2007 нче елгы 9 яшүсмер һәм аларның тренерлары Руслан Сафин, Радик Шәрәфиев, спорт мәктәбе директоры,  танылган көрәш остасы Ирек Мөхәммәтшин үз көчләрен сынап карар өчен бик зур ярышка киттеләр. Әлеге беренчелектә ТРның шәһәр һәм район командалары  катнашуы көтелә, дип хәбәр иткән идем. 

- Быел рекордлы сан белән чыгыш ясадылар, моның кадәр көрәшченең әле бергә җыйналганы юк иде, диделәр оештыручылар да. 600ләп көрәшче катнашып, ике категория буенча да иллешәр команда чыгыш ясады.  Ярышлар бик киеренке булды. Җиңеп бетергән егетләребез дә җиңелгән вакытлар булды.. Аллага шөкер, травмалар юк. Безнең Әтнә командасы 12 урын алды. Соңгы унбиш елда район көрәшчеләренең мондый урын алганнары юк иде. Тагын бер зур шатлыгыбыз бар: 60 килога кадәрге үлчәүдә Әмир Насретдинов Татарстан буенча икенче урын алды, көмеш медаль иясе. Бу безнең Әтнә өчен бик зур уңыш,  - дип, хәбәр итте спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.

Котлыйбыз, сезнең белән бергә куанабыз. Горурланабыз.

 Ирек Мөхәммәтшин фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев