Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә кызлары Динә Сәгыйтова белән Динә Хәкимуллинага ТР Президенты бүләкләр тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде

Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia-2018)» Илкүләм чемпионаты финалы призерларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасында 225 кеше – чемпионат финалы һәм ярым финалы җиңүчеләре, махсуслаштырылган әзерлек үзәкләре җитәкчеләре, шулай ук «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» вәкилләре катнашты.

«Безнең бурыч – эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү. Соңгы елларда, Россия WorldSkills хәрәкәтенә кушылгач, моның өчен күп эш башкарылды. Һәм сез быел Илкүләм чемпионатында (2нче урын) бик югары нәтиҗәгә ирештегез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы яшь буынның алга таба да шундый ук югары нәтиҗәләр күрсәтәчәгенә ышаныч белдерде. Ул бүген республика яшьләренең бик зур теләк белән эшче һөнәрләрен үзләштерүен әйтте, әлеге профессияләргә ихтыяҗ бик зур, диде.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia-2018) VI Илкүләм чемпионатының финалы 8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинда узды. Ул 2017-2018 еллар дәвамында барган чемпионатның соңгы ярышы булды.   Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/17/169864/

     Әлеге чарага безнең кызлар - ике Динә дә чакырулы иде. Президент котлаганнан соң, чемпионат җиңүчеләрен ТР Мәгариф министры Рафис Борһанов тәбрикләде. Кызларыбызга медаль һәм зур суммадагы акчалата бүләк  тапшырылды. Котлыйбыз Сезне, кызлар, горурланабыз Сезнең белән! 

Динә Хәкимуллина турында яңа гына яздык

 Казан медицина колледжы студенткасы, якташыбыз Бәрәскә кызы Хәкимуллина Динә Ралиф кызы  Көньяк Сахалинда узган  алтынчы Илкүләм  "ВорлдСкиллс Россия" эшче һөнәрләр чемпионатында   катнашып,   «Лаборатор медицина анализы» компетенциясендә беренче урынга лаек булды.     http://atnya-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/bezne-din-worldskills-ichese

Динә Сәгыйтова турында алдарак хәбәр иткән идек. Исегезгә төшерәбез.

 Казан шәһәрендә узган ( бәяләүчеләр Казанга килделәр) "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia – 2018)  VI  илкүләм   чемпионатында туризм өлкәсендә экскурсион хезмәт күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча Динә Сәгыйтова Татарстан данын Россия күләмендә яклап, 543 балл туплап,  беренче булды. Бу юлы инде Россия күләмендә җиңү яулады Динә!     http://atnya-rt.ru/news/yaalyk/tn-kyzy-din-sgyytova-worldskills-iche

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев