Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә районында халык санын ала торган өч участок эшли

Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала.

Әтнә районында кеше санын ала торган өч участок эшли. Адреслары түбәндәгечә:

1) Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы, Совет урамы, 11 йорт, 1 этаж;

2) Әтнә районы, Күәм авылы, Хади Такташ урамы, 1/1 йорт, 2 этаж, 3 кабинет.

3) Әтнә районы , Күңгәр авылы, Совет урамы, 33 йорт, 2 этаж, 1 кабинет.

Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) хәбәр иттеләр.

«Әгәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алуда катнашу мөмкинлеге булмаса, сез өйдә исәпкә алучыны кабул итәргә теләмәсәгез, стационар исәпкә алу участогына килергә була. Татарстанның һәр районында 430 стационар исәпкә алу участогы һәм күп функцияле үзәкләрдә 58 участок эшли. Йорт яки эш янындагы үзегезгә уңайлы участокны сайлагыз»,-диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының адреслары Татарстанстат сайтында бастырылган. Сораштыру бер гаиләгә уртача алганда 15-20 минут дәвам итә.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды. Беренче тапкыр кешеләр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу бланкларын мөстәкыйль тутыра ала. Кампаниянең беренче көнендә үк әлеге мөмкинлектән дәүләт башлыгы Владимир Путин файдаланды. «Халык санын алуда катнашу» хезмәте стандарт яки расланган хисап язмасы булган һәркем өчен ачык.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/19-10-2021/tatarstanda-halyk-sanyn-alu-chen-500g-yakyn-statsionar-uchastok-achyldy-5841441

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X