Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә сөте 300 тонна чиген узды

Дүшәмбе, 20 декабрь көнне район күмәк хуҗалыкларында сауган көнлек тулай сөт күләме 300,2 тоннага җитте.

Шулай итеп иң кечкенә районнардан саналган Әтнә республиканың сөт саву өлкәсендә элита саналган "300леләр клубы"на аяк басты. Монда аны территориясе дә, савым сыерларының баш саны да хәйранга күп булган Кукмара районы каршы алды...

Бу ай сөтчелектә шактый уңышлы булды. Ай башыннан исәпләсәк, көнлек савым күләме 27,2 тоннага артты. Әйтергә кирәк, узган елга карата да артыклык 25,4 тонна тәшкил итә, бу былтыргыга карата 109 %.

Тагын бер куанычлы сан - план буенча бер баш сыердан сауган уртача сөт күләме 30,3 килограмм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев