Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә сөте үсештә

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 28 сентябрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, бу көнне республикада көнлек тулай савым 3747 тонна тәшкил итте.

Иң күп тулай савымга Кукмара иреште, биредә ул 297 тонна булды. Аннан кала иң мул сөт – Әтнәдә. Районның күмәк хуҗалыклары бу көнне 272,1 тонна тулай савым алдылар. Аннан соң, икенче урынны Әтнәгә бирергә мәҗбүр булган Балтач районы, анда көнлек тулай савым 263,8 тонна.
Биредә бер әйбергә игътибар итәргә кирәк – Татарстанның барлык районнарында да ай башына һәм узган көнгә карата сөт кимегән бер вакытта, Әтнә районында бу саннар – үсештә! Оператив мәгълүматларда бары Әтнә районы гына тулысынча “Яшел зона”да. Оператив мәгълүматларга күз салсак, Әтнәдә ай башына карата 7,9 тонна, алдагы көннән 0,3 тонна сөт артык савылган. Ә былтыргы белән чагыштырсак, көнлек тулай савым 120 % тәшкил итә – бу 44,5 тонна!
Гадәттә, гадәти саннарга гади күзлектән генә карыйбыз да, вәссәлам; ә бит Әтнә районының төп көндәшләрдән территориясе дә, сыерларның баш саны да азрак. Шуңа күрә план нигезендә билгеләнгәнчә, бер баш сыердан сауган тәү­леклек уртача савымны телгә алу урынлы булыр. Бу яктан ка­расак, Әтнәнең өстенлеге бәхәссез. Бу көнне ул 31,9 килограмм тәшкил итә. Бездән соң урнашкан районныкы 6 килограммга кимрәк.
Татарстан буенча тәүлеклек уртача савым 17 килограмм тәшкил иткән.

Белешмә
Районның көнлек тулай савым күләме Балтачныкын узып китеп республикада икенче күрсәткеч булды.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган оператив мәгълүматлар белән дә таныш булыгыз.
Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – 29 сентябрьгә көнлек тулай савым, өченче – план буенча бер сыердан тәүлеклек уртача савым (килограммнарда)

Таң                 50125         38,56
Шахтер             42726         33,91
Мәңгәр             27180         33,23
Тукай             39200         30,99
Ф.Галиев исем.        14480         30,81
Ленин исем.             35249         30,65
Күшәр             30554         30,55
Уңыш             17402         26,37
Дусым            15005         25,87
Районда             271921        31,98

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев