Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әтнә таңы"на язылу дәвам итә

Хөрмәтле укучыларыбыз, Сезне газетабызның (16+) кәгазь вариантын да укучылар итеп күрәсебез килә.

Хөрмәтле, райондашлар!

Сезне бергә туплап, берләштереп тотасыбыз килә. Бүленгәнне бүре ашар, ди халык мәкале. Ашамаса да, туган җир туфрагы кайда булсак та тарта ул. Менә шуны истә тотып, еракта яшәүче райондашларга да мөмкинлек биреп, газетага быел электрон язылу да игълан иттек. Монысы - читтә яшәүчеләр өчен бик уңай. Газетабызның ПДФ форматын алып укый алачаксыз.

Ә үзебезнең район җирлегендә яшәүчеләргә "Әтнә таңы"ның кәгазь варианты кулай, почтальоннары булган авыллар, Аллага шөкер, әле бар. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмасагыз иде. Газетабыз атнага бер чыга, анда аналитик язмалар урын алачак. Сезне борчыган мәсьәләләр күтәреләчәк.

Ә менә бу сайт һәркайсыгыз өчен эшли, укып баручылар аңлап алгандыр, сайтта- көндәлек хәбәрләр урын ала. Чөнки атнага бер чыккан газетага алар соңара. Сайтта мөмкинлек зур. Читтә яшәүчеләр, сезнең язмаларга да урын бирә алабыз, "Укыйбыз, язасы да килеп куя",- дип шалтыратып сөйләшүчеләр бар. Языгыз! Бик рәхәтләнеп язмаларыгызны, фикерләрегезне урнаштырабыз. Социаль челтәрнең мөмкинлекләре, әйткәнемчә,   зур, видеолар да җибәрә аласыз. Фотолар да...  Безгә читтә яшәүче якташларыбызның да тормышы да кызык. Чит илдән язма җибәрүчеләр дә бар. Әтнәләр бергә булсын, берләшсен, дип тырышабыз. Файдалана белик әле газетабыздан! Бергәләп чыгарыйк!

Бүгенге көнгә газетабызга меңнән артык  кеше язылган. Әле вакыт бар, әмма ул бик тиз үтә. 14 июнь көнне "Әбунәче көне"  үткәрербез дип торабыз. Төгәл вакытын, тәртибен  әйтербез.  

Кәгазь  газетага язылу бәясе - 678 сум. Монысы - почтальоннар тарата торганы.

Альтернатив язылу бар, анысы - 500 сум. Редакциягә килеп языласыз, килгән газетаны да редакциягә килеп алып китә торган буласыз ул очракта.

Электрон подпискага язылу тәртибе сайтта бар.

Бергә булыйк әле!

Фидаил Кадимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев