Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәнең карантинда утырган бер кешесе Казан больницасына озатылды

Әтнәнең 9 кешесе карантинда утыра, берсе республика йогышлы авыруларны дәвалау больницасына озатылды.

Короновируска  җитди карарга өйрәник, райондашлар. Безгә килмәс, безгә кагылмас, дигән җөмләне онытырга вакыт җитте. Районыбызда да хәл җитдиләнеп бара. Бүгенге көндә өй шартларында 9 кеше карантинда утыра.

“Унынчысын 25 март көнне кич ОРВИ симптомнары белән Казанның йогышлы авырулар больницасына илттек. Анализлар алдылар, әле нәтиҗәләре билгеле түгел”, - ди район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.

Районыбызның 6 кешесе чит илдән – Дубайдан, Таиландтан, Германиядән, Казахстаннан кайтып карантинда утыра иде. Менә шуларның берсе башкалага, йогышлы авырулар больницасына озатылды. Бишәү калды, шул бишкә Казанга илткән авыруның дүрт кешесе – ике бала һәм ике олы кеше өстәлде. Бу 9 кеше бүгенге көндә изоляциядә генә утырырга тиеш.

- Чит илдән кайтучы кеше булса районда, шул ук көнне “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә 2-21-05 телефоны белән шалтыратып кайтканын, үзен ничек хис иткәнен әйтү кирәк. Безнең табиблар барып карый һәм больничный яза. Бу кеше аерым бүлмәдә изоляциядә утырырга тиеш, аңа маска кигән бер генә кеше хезмәт күрсәтә. Әгәр аерым бүлмәгә урнаштыру мөмкинлеге булмаса, туганыгызның читтән кайтасын белүгә өйдәге өлкән яшьтәге кешеләрне һәм балаларны туганнарыгызга җибәрү җаен карагыз. Мөмкин булган кадәр, кайткан кеше белән аларны аралаштырмагыз. Чит илдә булмаганнар авырып киткән очракта, авыл фельдшерларына хәбәр итәсез. Фельдшер килеп карый, - дип кисәтә Гөлия Фәрит кызы.

Фельдшерларны район үзәк больницасына җыеп, аларга килеп туган хәл аңлатылды. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре авыл халкына тагын бер кат короновирус турында, әлеге чирдән ничек сакланырга кирәклеген аңлатып, белешмәләр таратачаклар.

60-65 яшьтән олы кешеләргә урамнарга чыгып йөрмәскә киңәш ителә. Ишек алдына һава суларга чыгарга мөмкин, тик күршеләргә керергә ярамый. Кеше күп булган җирләргә бару рөхсәт ителми. Монысы барыбызга да кагыла. Бу безнең сәламәтлекне саклау өчен эшләнә. Коронавирусны авыртулары күп булган, риск группасында торучылар, шикәр авыруы, бронхиаль астма белән авыручылар авыр кичерәләр, дип кисәтәләр. Аеруча сак булыгыз.

Ничек сакланырга?

Өегездә маска, чын кер сабыны булсын. Урамнан кергәч кулларыгызны кат-кат сабын белән озаклап юыгыз. Кер сабыныннан ясалган сулы эретмә белән борын эчен чайкатыгыз. Лимонлы кайнар чәй эчәргә өйрәнегез. Вирус илле градустан югары температурага каршы тора алмый, дип язалар. Тамагыгызны тозлы һәм лимон согы тамызылган су белән чайкарга да онытмагыз. Беренче өч көндә вирус тамакта була, дип кисәтә табиблар. Һәм С витамины кергән җиләк-җимеш ашап, иммун системасын ныгытыгыз. С витаминының запасы бер генә көнлек. Шуңа күрә көн саен бу витамин кергән җиләк-җимеш – лимон, киви, апельсин, карлыган, кәбестә, суган, сарымсак ашарга кирәк була. Гомумән, баллы, камыр ризыкларын ашамыйча витаминлы ризыкка күчегез. Авырып китсәгез, табиб чакыртыгыз. Хәл бик җитди. Россиядә 840 кеше авырый. Бер тәүлектә 182 кеше бу авыруны йоктыра. 38 кеше терелгән. 2 кеше үлгән.

Татарстанда коронавируска тестларны 4,5 мең кеше ясаткан, күзәтү астында – 6 меңнән артык кеше. 10 кешедә коронавирус Covid -19  расланып, алар - йогышлы авыруларны дәвалау бүлегендә. 

Россия Президенты В.В.Путин 28 марттан 5 апрельгә кадәрге атнаны ял дип игълан итте. Бу тик торганда игълан ителмәде. Аңлыйк” Бу ял өйдә генә утыру өченгенә. Телевизор карагыз, китап укыгыз.

#әйдәөйгә  #айдадомой


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X