Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәнеке – 122 процент!

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2 мартка биргән оператив мәгълүматларында, Әтнә районындагы көнлек тулай савымның 265,1 тонна булуы хакында хәбәр ителә.

Былтыргыдан 47,7 тоннага күбрәк бу, ягъни, узган елгыга карата 122 %. Күз алдына китерик әле, Әтнә сөте соңгы 12 айда, уртача алсак ай саен 4 тоннага артып барган. Сүз уңаеннан искә алыйк, районда алдагы көнгә карата да көнлек тулай сөт күләме 1 тоннага якын арткан.

Республикада тагын бер район – Сабада да узган елгыга карата 122 % күләмендә тулай сөт савалар. Тик биредә көнлек тулай савым азрак – 208 тонна.

Бер сыердан сауган тәүлеклек савым күләме дә Әтнә файдасына – план сыерларына бүлсәк, район күмәк хуҗалыклары 31,1 килограмм сөт савалар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев