Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тыныч йокла, остазыбыз

Чишмәле Сап авылында яшәүче 85 яшен тутырган тел белгече, язучы, журналист, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Низамов җәсәде авыл зиратында җирләнде.

Аның вафат булуын ишетү аяз көндә яшен суккандай булды. Әле яңа гына үзенең "Авазга мәдһия" исемле китабын бүләк иткән иде. Кызганычка каршы, Казан больницасында дәвалану да алып кала алмады. Нишлисең бит, тәкъдиргә каршы килеп булмый. ..

Без, "Әтнә таңы" редакциясе остазыбыз, хәбәрчебез, якын дустыбыз Илдар Мәлик улы Низамов вафат булу сәбәпле, аның җәмәгате, тугры дусты Масфия апаның, балаларының, оныкларының, барлык туганнары, дуслары, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Авыр туфрагың җиңел булсын! Оҗмаһның түренә урнашырга язса иде үзеңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев