МТС. РТС. Кабартма. "Үзең генә эшли торган түгел"
Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре ду кубып тарих өйрәнергә тотындылар. Яңа җитәкче Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова белән очрашып, сөйләшеп кайталар да, авылны селкетәләр, илиләр, иләнгән тарих киләчәк буынга каласы.
Бер генә мәдәният йорты түгел, райондагы барлык мәдәният хезмәткәрләре, колачны зурдан җәеп, ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Әтнә районының 30 еллыгы уңаеннан, җирлектәге тарихны барлап, бүгенгегә бәйләп каршы алырга әзерләнәләр.
Кичә Яңа Әтнә мәдәният йортында узган "Үткәннәргә кайту" дип исемләнгән тематик кичә - әнә шул колачлы эшләрнең башлангычы.
- Мәдәният йортына авылыбызның танылган, заманында зур көч куйган Габделбәр Каюмов, Дамира Галимҗанова, Диләнур Җәлилова, Тәслимә Солтанова, Әлфия Сабирова, Раузалия Сираҗиева килеп, үзләре яшь вакытта авыл ни хәлдә булган, эшләү дәверендә ни дәрәҗәдә үзгәргәнен, узган гомернең барысын искә төшереп, фотоларны барлап, хатирәләр йомгагын сүттеләр. РТСка нигез салучылар, МТСтан бүгенге көнгә кадәр эшләүчеләрне барлап, МТСта иң беренче җитәкчеләрне, эшчеләрне барлап, эшләгән вакытларны искә алу без уйлаганнан да кызыгырак, күләмлерәк төс алды. Бер сүз белән әйткәндә, авыл тарихын барладык. Бик кызыклы, күңелле очрашу булды ул. Ахырдан кабартма, бәлешләр белән чәйләп алдык. Алары да үзебезнең кул эше. РТСта эшләгән ветераннарыбызны барладык. Сакланып калган фотографияләрне туплап алып килеп, стенд эшләргә кирәк дигән фикергә килдек, - дип сөйли Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева.
Үзе сөйли, үзе сөенә. "Мәдәният йорты тарихын да бергәләп искә төшердек, Камалиева Эльмира, Зарипова Кадрия, Галимова Ильмира, Хадиева Зөлфия, Борһанов Рүзәл, Надия апайлар бергәләп Яңа Әтнә, аның оешу тарихын искә төшерделәр. Үзең генә эшли торган эш түгел, авыл белән күчмәсәң булмый. Тора-тора искә төшкәннәре дә бар",- ди.
Быел истәлекле даталар күп. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, районыбызның 30 еллык юбилее. Менә шулай мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан барланган тарих һәрберебезгә файда биреп, барыбызны да күтәрәчәк.
Алсу Гыйлаҗева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев