Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Ташчишмә авылында "Кышкы Fest" бәйрәме узды

Ташчишмә авыл клубында "Кышкы Fest" -  урам бәйрәме булды.

Уеннар ике команда арасында барды. "Егетләр" һәм "Кызлар" командасы. Уеннар бик кызыклы һәм мавыктыргыч, хәтта жюри да уенчыларны карап онытылып китте. Командалар ял иткән арада, өлкәннәр дә балалар да уеннар уйнады. Шулай итеп, тугыз төрле уен уйнаганнан соң, уенга нәтиҗә ясадык. Егетләр командасы бер очко белән генә кызларны җиңделәр. Әллә инде кызлар, егетләрнең бәйрәме булганга юл куйды микән. Ничек булса да, уеннар бик кызу барды, хәтта кар эреп урамнан ташу ага башлады.. Ахырдан, әлбәттә инде чәй табыны көтә иде. Пылау, коймакның исләреннән арыганнар да онытылды. Бергәләшеп күңелле итеп сыйландык. Бар да оештырудан тора. Анысы исә югары дәрәҗәдә иде. Бар да уйланган, исәпләнгән. Берәү дә үпкәләрлек түгел. Афәрин!!! Ташчишмәлелеләр булдыра!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев