Әгәр аяк киеме кечкенә булса...
Мең дә бер киңәш

Әгәр аяк киеме кечкенә булса...

Дөрес сайламаган, яңа аяк киеме аякны кырырга, мозоль чыгарырга мөмкин.

«Дөнья киңлегеннән ни файда, аяк киемең тар булса», — ди халык. Дөрес сайламаган, яңа аяк киеме аякны кырырга, мозоль чыгарырга да мөмкин. Аны зурайтып карагыз.

1 нче ысул. Аяк киемен юеш сөлгегә төреп, 5-6 сәгать тотарга. Сөлге гел юеш булырга тиеш. Аннан йон оекбаш белән аяк киемен киеп, 1 сәгать тирәсе йөрергә. Соңыннан формасын югалтмасын өчен, эченә тыгызлап бөгәрләнгән кәгазь тутырырга һәм кипкәнен көтәргә кирәк. Батареяга куярга, җылы һава өрдерергә ярамый.

2 нче ысул. Аяк киеменең кырган урыннарына: артына, яннарына эчтән кастор мае яки вазелин сөртергә була. Шуннан соң беренче ысулдагы шикелле йон оекбаш белән туфлине киеп, өйдә 1 сәгать йөрегез.

Хезмәт


Нет комментариев