Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Йомырканы кышка ничек сакларга?

Кышын һәр хуҗабикәнең ризыкны сап-сары авыл йомыркасыннан пешерәсе килә инде.

Җәй көне авыл кешесе йомырканы кая куярга белми, ә кышын тавыклар йомырка салуны киметә. Минзәләдә яшәүче оста хуҗабикә Тәския Вәгыйзова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кышка йомырканы катырып куярга киңәш итә.

«Йомыркаларны сытарга, пакетларга яки контейнерларга тутырып, туңдыргычка куярга. Йомырканы блендер белән туглап та катырырга һәм сарысын „ватмыйча“ да катырырга була. Каткан йомырканы туңдыргычтан алырга, азрак эрегәч, аның сарысын аерып алу бик җиңел. Токмач, чәкчәк, бисквит өчен пакетларга 5, 10 йомырка салып катырырга була», — дип сөйли Тәския ханым.

Кышын һәр хуҗабикәнең ризыкны сап-сары авыл йомыркасыннан пешерәсе килә инде. Катырырга икән — катырырга, туңдыргычта урын гына булсын.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев