Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ни өчен атларның тоягын дагалыйлар?

Хәзерге дагалар — чагыштырмача күптән түгел генә уйлап табылган әйбер.

Дага — атларның тоякларын зарарланудан, ашалудан, таюдан саклау өчен беркетелә торган, дугасыман яссы тимер кисәге. Эш атын да, чабышкы атын да дагадан башка күз алдына китереп булмый. Ә менә кыргый атлар алардан башка ничек яши икән соң? Кешеләр ат тоякларын кайчаннан бирле дагалый башлаган һәм бу тимер набойкалар нинди үзлеккә ия?

Бераз тарих

Чынлыкта исә, хәзерге дагалар — чагыштырмача күптән түгел генә уйлап табылган әйбер. Дага ясау технологиясе бер төрле генә үсеш алмаган һәм дөнья буенча берничә мең еллар дәвамында таралган. 

Ат тоякларын таушалудан саклау белән Азия күчмәннәре (кочевники) шөгыльләнә башлый. Ат тоягын саклый торган беренче җайланмалар агач кабыгыннан, камыштан һәм чи килеш иләнгән күннән ясалган башмак формасында булган. Бу башмакларны баулар яки каеш белән тояк өстеннән бәйләп куя торган булганнар. Мондый ат башмаклары ныклы булмаган, аларны еш алмаштырып торганнар, ә баулар ат аягының тиресен канаганчы кыра торган булган.

Борынгы римлылар исә башлырак булган, алар дага сыйфатында металл пластинкалар — гиппосандалилар кулланган. Алар овал формасында булган һәм тоякка ыргаклар, элмәкләр ярдәмендә беркетелеп куелган. Бу конструкцияне дә шулай ук каешлар тотып торган.

Ә менә безнең эрага кадәр III гасырда галлы кабиләләре чын мәгънәсендә технологик алгарыш ясаган. Бу халык беренче булып даганы кадак белән ныгытып куя башлаган. Әмма махсус яссы кадаклар — ухналилар бары тик Урта гасырларда гына барлыкка килгән.

Атларны массакүләм рәвештә дагалау Евроапда Х гасырда башланган. Россиягә бу технология бары тик Петр I реформаларыннан соң, 1715 елда гына килеп җитә.

Кыргый атлар дагасыз ничек яши?

Дага атларның сәламәтлеген саклау һәм тояклар шома өслеккә яхшырак ышкылсын өчен кирәк.

Чөнки юлдан, брусчаткадан яки таштан барганда тоякның мөгезкатлавы тиз ашала. Шуның аркасында атның аягы җәрәхәтләнергә мөмкин. Һәр атлаган саен атның аягы авырта, соңрак аксый башлый һәм бөтенләй аяксыз калырга мөмкин. Ә шипалы дагалар кыш көне атны таюдан саклый.

Ә менә кыргый атлар аякларын юлга ышкымый. Аларга йөк төялгән арба тартырга яки сыртында җайдак та алып барырга кирәкми. Аларның тояклары тиз таушалмый, ә тоякның мөгезкалтавы яңарырга өлгерә.

Моннан тыш, кыргый атларның активлыгы тәүлек вакыты һәм сезон буенча төгәл бүленгән, димәк, мөгезкатлау ныгып өлгерә. Ә йорт аты озак вакыт абзарда тора, озак эшли, димәк, тоякларның таушалуы да тигез булмый. 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев