Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы?

Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.
Әгәр дә бу бөҗәкләр бер-берсенә охшаш икән, ни өчен соң кешеләр шөпшә һәм төклетура балы җыймый? Гомумән, бу бөҗәкләр бал ясыймы?
Шөпшә балы
«Шөпшә балы» — элекке халык фразеологизмы, бу «кәҗәдән сауган сөт» дигән гыйбарә белән бер мәгънәгә ия. Шөпшәләрнең күпчелек төре — ерткыч, ә күбесе бөтенләй оя кормый, агачтагы өннәрдә, җирдә яши.
Шулай да бал ясый торган шөпшәләрнең сирәк төрләре була. Алар тропик регионнарда яши. Мәсәлән, Мексика бал шөпшәсе («Brachygastra») яки Көньяк Америка шөпшәсе («Polybia occidentalis») шундыйлар рәтенә керә.
Алар агач кәүсәләрендә яки йорт түбәләрендә тамчы формасында гаять зур «кәгазь» оялар ясый. Бал кортлары кебек үк, бу төр шөпшәләр дә үз личинкаларын бал белән тукландыра һәм аны үзләре өчен күпләп әзерләп тә куярга мөмкин.
Бу шөпшәләрнең балы белән таныш булган белгечләр сүзләренә караганда, шөпшә балы гадәти балга караганда куерак, аның серкә составы бай, караңгы соры төстә була.
Гади балга караганда, шөпшә балында аксым һәм шикәр күбрәк була, әмма ферментлар булмый һәм витаминнары да азрак. Гади бал кортлары балы кыйммәтрәк һәм файдалырак санала.
Шөпшә балын авыз итеп карау мөмкин түгел диярлек: чөнки бу бөҗәкләр бик ярсу, шуңа күрә аларны бал җитештерү өчен үрчетмиләр. Моннан тыш, алар балларын озак сакламый һәм аны җыю да бик авыр.
Ә менә Россиядәге шөпшәләр нектар җыймый. Салкын кышларда бөҗәкләр кышкы йокыга талырга мәҗбүр. Шуңа күрә бу вакытта аларга азык запасы кирәкми.
Төклетура балы
Төклетура — бал кортларының иң якын туганы. Шуңа күрә кышкы йокылары төрле булуга да карамастан (ана корт кына йоклый, ә калганнары туңа яки иртәрәк үлеп бетә), төклетуралар бал ясый.
Алай гына да түгел, төклетуралар бал кортларына караганда эшчәнрәк тә әле. Алар тәүлегенә 18 сәгать эшли һәм 5 тапкырга күбрәк чәчәкне серкәләндерергә өлгерә. Серкәләнә торган үсемлекләрне арттыру өчен, умартачылар төклетураларны махсус үрчетә.
Әмма алар үзләре балны аз ясый, бу бөҗәкләрнең үз-үзләрен тотышын да алдан фаразлап булмый, балларын махсус сакламыйлар, шуңа күрә төклетура балын зур масштабларда беркем дә җыймый.
Төклетураларның эшкәртелгән нектары сыеграк була, тыгызлыгы да түбәнрәк, төсе үтәкүренмәле, ә тәме бик баллы суны хәтерләтә. Төклетура балы белән чагыштырганда, гади бал да кыйммәтрәк һәм файдалырак санала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июль 2022 - 14:12Калыргамы, китәргәме? Элегрәк “вакытында югары белем алу – иң мөһиме” дигән фикер бар иде.8800
-
3 июль 2022 - 12:07138 белгеч чыга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында да диплом тапшыру тантанасы узды.7700
-
3 июль 2022 - 10:11«Без каршы» 26 июнь – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне булды.7600
-
3 июль 2022 - 08:05Балалар ялы дәвам итә Балалар сәнгать мәктәбенең «Нур» вокал ансамбле белән «Ал чәчәк» бию коллективы «Сәләт»кә китә.9200
-
2 июль 2022 - 16:38Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була? Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.16700
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.23700
-
2 июль 2022 - 12:14Нәтиҗәләр билгеле Бу атнада чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгереш аттестатлары алсалар да, кайбер фәннәрдән Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре әлегә кадәр билгеле түгел.15700
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.10100
-
2 июль 2022 - 08:10Бер атнада – 43 20-26 июньнәрдә район юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан 43 административ хокук бозу ачыкланган.13300
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.25400
-
1 июль 2022 - 16:40Чәчәк атып бетергән ирисләрне нишләтергә? Язын һәм җәен ирис чәчәкләрен кисеп торырга кирәк. Моны махсус кайчы, секатор яки кул белән дә эшләп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.17700
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.10100
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.19200
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.48700
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.87400
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.25400
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.23700
-
1 июль 2022 - 11:04Алда – олы тормыш юлы Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.22900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика