Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханын вакытында тапшыра алмаучыларга резерв көннәре каралган

11 сыйныф укучылары өчен БДИ уздыру көннәре 27 майдан 1 июльгә кадәр.

 Бердәм дәүләт имтиханын нигезле сәбәпләр аркасында вакытында тапшыра алмаучылар аны 17 июньнән соң тапшыра алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

11 сыйныф укучылары өчен БДИ уздыру көннәре 27 майдан 1 июльгә кадәр. “БДИны бу вакытта нигезле сәбәпләр аркасында тапшыра алмасалар яки сайлаган имтихан көннәре туры килсә, 17 июньнән резерв имтихан көннәре каралган. Ел саен БДИ тапшыруның төп чорының соңгы көне бердәм резерв көне булачак – 1 июльдә теләсә кайсы предметтан имтихан биреп булачак”. – диде министр.

Рафис Борһанов әйтүенчә, резерв срокларда кабаттан имтихан тапшыруга укучылар Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе карары буенча гына кертелә. Бу мәҗбүри предметларның берсеннән канәгатьләнерлек билге алмаган яки имтиханга нигезле сәбәпләр буенча килә алмаучылар.

“Барлык сәбәпләр регламентланган һәм Дәүләт имтихан комиссиясе карары Рособрнадзорга хәбәр ителә. Барлык очраклар җентекләп тикшерелә”, - диде министр. Аның әйтүенчә, нигезле сәбәпләр аркасында имтихан биремнәрен язып бетерә алмаганнар да резерв срокта кабаттан тапшыра ала, тик бу документ белән дәлилләнгән булырга тиеш (авыру яки башка сәбәпләр).

Имтихан үткәрү тәртибе бозылу турында аппелляцияләре канәгатьләндерелгән кешеләр дә имтиханны кабат тапшыра ала. Имтихан урынына җәлеп ителгән кешеләрнең хокук бозу фактлары ачыкланса, Дәүләт имтихан комиссиясе буенча эш нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган кешеләр дә резерв срокларда имтихан тапшыруга кертелергә мөмкин.

Математика буенча БДИдан начар билге алганнар резерв срокта башта сайланган имтихан дәрәҗәсен (база яки профиль) үзгәртергә хокуклы. Әгәр укучының сайлап алынган предметы буенча ЕГЭ баллы иң соңгы чик күрсәткеченә дә җитми икән, имтиханны бер елдан гына тапшыру мөмкин.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182064/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев