Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен файдалы очрашу булды

Кунакка ВДПО ның Арча бүлекчәсе инструкторы Миләүшә Рәхимова килде.

Ул янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат балаларның исләренә төшереп үтте.  Башта янгынның төрләре белән таныштырды, аларның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклады (шырпы белән уйнау, учакны сүндермәү, үтүкне уттан алмау, төзек булмаган прибордан куллану), янгын вакытында үзеңне ничек тотарга, 101 яки 112 номерына шалтыратырга, кешегә ут капкан очракта ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында тәфсилләп сөйләде. 
Балаларга аеруча янгын сүндергеч (огнетушитель) һәм хәбәр биргеч (извещатель) ошады, күбесенең өйләрендә бу приборларның булуы турында да әйттеләр. 
Миләүшә апалары балаларны да, безне дә 22 нче апрельдән 12 нче майга кадәр махсус режим кертелүе, бу вакыт аралыгында учак ягарга, шашлык кыздырырга ярамавы хакында тагын бер кат кисәтте.
Соңыннан балаларның сорауларына җавап бирде, аларның фикерләрен тыңлады. Әти-әниләрегез белән өйдә карарсыз, укырсыз дип памяткалар өләште. Укучылар аны тагын көтеп калдылар.
Резеда Сафина, Күәм урта мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев