Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сез иң сабыр кеше икәнсез

Укытучы ул белем бирүче, үз үрнәгендә тәрбияләүче, еллар дәвамында укучыларның уңышларын күреп куанучы, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы.

Ләйсән Ганиева, Күәм урта мәктәбе
Укытучы шулай ук, күңеле белән һәрчак яшь калып, дөньяны балалар күзлегеннән күрә белүче, яхшылыкка омтылучы кеше дә. Укытучы хезмәте, дәреслектә язылганны укучыларга аңлату гына түгел, укучыларны алдагы тормыш дәресләренә хәзерләү, дөньяны танып белергә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүдән дә гыйбарәт. Күәм урта мәктәбе коллективында хөрмәткә лаеклы шәхесләр күп. Шуларның берсе, Хакимҗанова Нурания Идерис кызы минем укытучым. Тәүге күргәндә аңа ничек сокланып карасам, бүген дә аның һәр эше миңа һәм минем хезмәттәшләремә үрнәк. Төгәл фәннәрне – математика, информатика укыткан Нурания ханым камиллеккә һәм матурлыкка омтыла, ул табигатькә гашыйк кеше. Каләм тибрәтү, шигырьләр язу, иҗат итү дә аңа чит түгел. Ул язган шигырьләр үзе кебек гади дә, мәгънәле һәм тормышчан. Һәр эше төгәл, уйланылган, мәктәптә иң зәвыклы кабинет аныкы. Хезмәт юлы озын, тәҗрибәсе зур, уңышлары күп Нурания Идерис кызының. Утыз алты ел эшләү дәверендә күпме ачык дәресләр бирелгән, фән семинарлары үткәрелгән. Дистә еллар дәвамында математика фәненнән күп санлы укучыларны дәүләт йомгаклау имтиханнарына һәм фән олимпиадаларына хәзерләп килә. Нәтиҗәләре гел үсештә. Тормышта алган белемнәрне куллана белергә дә өйрәтә. Укыткан укучылары арасында, аның үрнәгендә математика укытучысы һөнәрен, мәгаллимлек юлын сайлаганнар байтак. Сәләтле укучылар белән район һәм республикакүләм үткәрелгән бәйгеләрдә даими катнашалар. Максат куеп, җиң сызганып эшләүнең югары күрсәткече булып аның һәм укучыларының күп санлы приз­лы урыннары тора. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен эзлекле үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру. Ә моның өчен укытучыдан яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Белем бирүдә заманча мәгълүмати технологияләрне даими үзләштереп һәм аларны укыту процессында киң кулланып эшли Нурания Идерисовна. Югары категорияле укытучының хезмәт нәтиҗәсе күп санлы грантларда күренә. Фидакарь хезмәт куеп “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә (2004 ел), “Мәгариф” өстенлекле милли проекты кысаларында педагогик эшчәнлектә югары казанышлары өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты премиясенә (2010 ел), Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы почет грамотасына (2011ел), Россия Федерарациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре (2018 ел) исеменә лаек булды. 2016, 2017 елларда алынган “Укытучы остаз” грантлары аның яшь мөгаллимнәр белән хезмәттәшлек итүен бәяләп, чынлап та үз эшенең остазы булуын раслап тора. Укытучы профессиясенең гади күзгә күренеп тормаган, куелган хезмәтнең нәтиҗәсе еллар узгач кына бәя алырлык яклары да бар. Укучыга тормышта үз урынын табарга өйрәткән, туры юл күрсәтеп юнәлеш биргән маяк ул күпләрнең юлында. Класс җитәкчесе булып эшләгән елларда, әти-әниләр белән уртак тел табып, укучылары белән иҗади эшләүче, шатлык куанычларын бүлешүче буларак хәтерлиләр Нурания Идерис кызын. Үзара матур җылы мөнәсәбәтләр хәзер очрашуларда чагылыш таба. Нинди эшне башкарса да ул бик җаваплы карый, укучыларга да максатчан булырга өйрәтә. Укучы күңеле уңдырышлы җир кебек диләр, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан игелек, мәрхәмәт, ярдәмчеллек, шәфкать кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә һәм ныгый. Беләм, бик күпләрнең күңелен яулаган мөгаллимә Нурания апа. Мәктәптә ул абруйлы укытучы булса, гаиләсендә дә аның тынычлык, татулык, бәхетле тормыш хөкем сөрә. Әниләренә охшаган ачык күңелле, әтиләренә охшаган акыллы һәм тырыш кызлары Ләйсән һәм Лилия мәктәпне алтын медальгә тәмамладылар. Бүгенге көндә, тормышта үз урыннарын табып җаваплы һөнәр ияләре булып эшлиләр. Хәмит абый белән Нурания апа бер сукмактан атлап, бер төрле уйлап, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән гаилә буларак алар, балаларына да, хезмәттәшләренә дә, авылдашларына да үрнәк гаилә. Тырышлык үрнәге, фидакарьлек үрнәге, затлылык үрнәге.
Нурания апаны Укытучылар көне белән, шулай ук күркәм юбилее белән котлыйсым килә. Хезмәтегездә унышлар телим, сау сәламәт булып исән-сау эшләргә язсын. Укытучыларның остазы, укучыларның яраткан укытучылары буларак, Сезне бүген бик бәхетле дип уйлыйм. Сез зур бәхеткә лаеклы Укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев