Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Төгәл фәннәр буенча БДИ тапшыру компьютерларга күчәргә мөмкин

Гуманитар фәннәр буенча имтихан тапшыруны компьютерларга күчерергә мөмкин булмаячак: ясалма интеллект кеше хисен тоймый.

Төгәл фәннәр буенча БДИны компьютерларга күчерергә мөмкиннәр. Шул турыда Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Әлбәттә, компьютерларда тапшыру өчен барыннан да бигрәк табигый - фәнни юнәлештәге предметлар туры килә, - дип сөйләде Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев. - Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышулар бик мөһим. Төгәл фәннәр киләчәктә мондый форматка күчүгә дәгъва итә ала торган беренче фәннәр булыр, мөгаен».

Шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт башлыгы гуманитар фәннәр буенча имтихан тапшыруны компьютерларга күчерергә мөмкин булмаячагын билгеләп үтте. Сәбәбе: ясалма интеллект кеше хисен тоймый, ә кеше имтиханда үз фикерләрен белдерә. 

Искәртеп үтик, элек билгеле булганча, яңа уку елында информатика буенча БДИ беренче тапкыр компьютерда узачак.

Чыганак http://Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев