Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Язучы, артист, режиссер... Бер сүз белән – Укытучы!

Белем бәйрәме – 1 сентябрь көне якынлаша

Еллар дәвамында үзгәрми калган, күңелне ымсындырган, эчке дөньяны үзгә бер хискә төргән бәйрәм ул.

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, мәктәп партасы артына утырып дәрес тыңлаган мизгелләрне кабат күңелдән үткәрткән, инде хәзер еллар тузанына уралып, кире кайтмаслыгы белән күңелне сагышка төргән бәйрәм. Мәктәпне исә укытучыдан башка берничек тә күз алдына китереп булмый. Балаларга белем бирүгә бар җанын-тәнен биргән, үз өстендә эшләгән, заман белән бергә атлаган һөнәр ияләре - укытучылар - чыннан да олы хөрмәткә лаек.

Олы Әтнә мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Минһаҗеваны күптәннән беләм. Әле комсомол яшьлегемдә үк бергәләп актив укуларында булырга туры килгәне бар иде. Төгәл, туры сүзле, һәр эштә башлап йөрүче булып истә калган ул. Шул сыйфатларын әле дә югалтмыйча, күңеле белән мәңге яшь калган, шуның белән укучыларының да күңелен яулаган сирәк укытучыларның берсе дип саныйм мин аны. Нәселләрендә укытучылар юк Галия Салих кызының.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев