Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2019 елда «Экология» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасында 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды

Бер ел эчендә 1770 гектар мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылды.

Узган ел Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

"2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән 1770 гектарда ясалма урман торгызу үткәрелде, 36 гектарда катнаш урман торгызу, 542 гектарда табигый урман торгызу һәм 166 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылды», – дип хәбәр итте Агентлыкның әңгәмәдәше.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда урманнарны чүп – чардан арындыру мәйданы 2598 гектар тәшкил итте, һәлак булган урман утыртмаларының мәйданы 1128 гектар тәшкил итте, дип өстәде ул. Шул ук вакытта «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына мөнәсәбәте» максатчан индикаторы 2019 елда 67,5% тәшкил итте, бу планның 108% ын тәшкил итә.

2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 млн сум.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының төп максаты - 2024 елга карата 100% ка урманнардан файдалану һәм аларны яңадан торгызу балансын тәэмин итү."  Бу  уңайдан 4,8 мең га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн. нан артык үсенте үстерү планлаштырыла.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/24-03-2020/v-2019-godu-po-natsproektu-ekologiya-v-rt-vosstanovili-bolee-2-5-tys-gektarov-lesa-5731188  файдаланылды

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев