“Авыр бара, уңышы да күп”
Кукуруз силосы туплау турында сүз чыккач, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов әнә шулай диде.
Авыррак баруның объектив сәбәбе бер генә - тәуктаусыз яуган яңгырлар нәтиҗәсендә басуда эшләп булмый. Ә уңыш дөрестән дә начар түгел.
"Тукай" хуҗалыгының Күәм бригадасында эш аеруча кызу. Хуҗалыкта 17нче октябрьгә барысы 11 мең тонна кукуруз силосы тупланган булса, шуның 2 мең тоннадан артыгы Күәм өлеше.
- Чыгышы яхшы. Шулай да озакка сузмабыз, - ди "Ягуар" комбайнчысы Реваль Гатауллин.
- Мәйданы да зур, - ди "КамАЗ" шоферы Булат Төхфәтуллин.
Комбайннары - яңа, әле беренче елын гына эшли. Эш күрсәткече начар түгел. Ә комбайнчы күптән эшли. Монысы, кем әйтмешли, аерым тарих. Универсал комбайнчы, кыскасы, "три в одном": хуҗалыкның механигы да, авыл җирлеге башлыгы да ул.
Күәм фермасы ветеринар-санитары Йосыф Ганиев тә басуда.
- Ферма территориясендәге зур чокырны янәшә торган икене берләштереп эшләдек. Гаять күп сыйдырышлы. Терлекләргә туклыклы азык мул булыр. Әлегә кукурузның һәр гектарыннан уртача 210 центнер чамасы уңыш алабыз, - ди ул.
Эш ике сменалы итеп оештырылган. Машина, тракторлар туралган массаны төяп басудан чокырга алдагы төнлә - 24, көндез 32 рейс ясаганнар.
- Төнлә 10 рейс ясадым. Чокырга кадәр шактый ерак ара узарга туры килә. Асфальт юл аша әйләнеп узарга кирәк, - ди "КамАЗ" шоферы Фәнзил Хәкимҗанов.
Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - тураткан мәйдан (процентларда), өченче - туплаган силос (тонналарда).
Ташчишмә 100 7325
Ленин 100 4106
Күшәр 80 4700
Таң 79 8550
Дусым 78 6725
Тукай 72 10976
Уңыш 67 2521
Күңгәр 67 1500
Мәңгәр 64 5599
Шахтер 62 8009
Район буенча 75 60011
"Чәкәннәре бик тыгыз", - ди Реваль Гатауллин (уртада) Фәнзил Хәкимҗанов (сулда) белән Булат Төхфәтуллинга (уңда). Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Президенты 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый Кадерле хатын-кызлар!1300
-
7 март 2021 - 19:50Томат үсентесе бик озын һәм тамырлы булмасын өчен нәрсә эшләргә Помидор үсентеләрен үстерүчеләр яхшы белә, еш кына аның үсентесе юка һәм озын була.9600
-
7 март 2021 - 16:00Тәртип бозучылар юк «Бүгенге көндә бездә 31 кеше исәптә тора», – дип хәбәр итте безгә Җәза үтәтү инспекциясе бүлеге башлыгы Клара Кадимова.3900
-
7 март 2021 - 15:07Көзге бөртекле культураларның кар астында хәлләре ничек? Февральнең икенче декадасы гадәттәгедән 4 - 6°Ска салкынрак булды, минималь һава температурасы 34...38°ка кадәр төште.3800
-
7 март 2021 - 13:06Илдус Нәфыйков һәм Сәрия Сабурскаяга борчыган сорауларыгызны юллагыз Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итo/6300
-
7 март 2021 - 12:33Туган көнең белән, Раил Бүген хезмәттәшебез Раил Фергать улы Зариповның туган көне.7501
-
7 март 2021 - 11:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Агымдагы елның 2 мартыннан башлап анакапиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде.6100
-
7 март 2021 - 10:00Яктылык кайтаргыч элементлар булсын 22-28 февраль көннәрендә район юлларында барлыгы 45 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.4900
-
7 март 2021 - 08:00Хоккей ярышы Олы Әтнә бозында Ленин исемендәге күмәк хуҗалык призына хоккей ярышы узачак.7500
-
6 март 2021 - 16:30Гөлгенә Сабитовадан рецепт Күзикмәк камыры: 1) 100 м сөт, 2) 50 гр сыер мае, 3) 1 йомырка, 4) 1 а.к. песок, 5) 1 б.к. тоз, 6) он.10500
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.6000
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.4000
-
8 март 2021 - 08:00Бәйрәмегез котлы булсын, хатын-кызлар!Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.1600
-
5 март 2021 - 12:00Өчесе дә авыл җанлылар Язның тәүге бәйрәме ишек кага – ничек шатланмыйсың да, ничек куанмыйсың инде.24301
-
5 март 2021 - 09:30Олы Мәңгәр авылында Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышы уза Бүген Олы Мәңгәр авылында Ильдар Сафиуллин истәлегенә чаңгы ярышы башланып китте.20600
-
5 март 2021 - 10:20Күрше районда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.19000
-
5 март 2021 - 14:00Матурлыкка гашыйк – үзе гүзәл Кечкенә вакытта беренче тапкыр уенчыклар кибетенә кергәнегезне хәтерлисезме?17600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика