Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Александр Карпов Конституциягә төзәтмәләр турында: "Хезмәт кешесендә бөтен икътисад тора"

Илнең Төп Законында гражданнарның хезмәтенә хөрмәт һәм хезмәт ияләренең хокукларын яклауга гарантияне беркетергә тәкъдим итәләр.

Россия Конституциясендә хезмәт ияләренә хөрмәт гарантиясен беркетергә кирәк, чөнки нәкъ менә хезмәт кешесендә ил икътисады ята. «Татар-информ» МА Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Александр Карпов шундый фикер белән уртаклашты.

«Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы ул. Матди байлыклар җитештерә торган кеше юк икән, бернәрсә дә булмаячак дигән сүз. Шуңа күрә моны Конституциядә беркетергә кирәк дип саныйм», - диде Карпов.

Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүен һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итүен язарга тәкъдим ителә. Шулай ук дәүләт тарафыннан хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән дә ким булмаган минималь хезмәт хакы күләме Россия Федерациясе буенча гарантияләнә. Моңа кадәр төзәтмәләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов уңай бәяләде.

Фото: Владимир Васильев

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/13-04-2020/aleksandr-karpov-o-popravkah-k-konstitutsii-na-cheloveke-truda-derzhitsya-vsya-ekonomika-5734366 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев