Бүген Арча районының Югары Аты авылында янгын чыгып, Хисмәтуллиннар гаиләсен йорт-җирсез калдырган.
Сарай белән терлекләр дә янып беткән. Гаилә танышлары сөйләгәнчә, сарайда өч үгезләре булган. Янгын иртәнге сәгать тугызлар-уннар тирәсендә чыккан. Янгын чыкканда өйдә әниле-кызлы булган. Бәхеткә, алар исән-сау. Әтиләре дә, уллары да эштә вакыт булган. Ялкын телләре күршеләренең йортына да зыян салган.
Чыганак http://shahrikazan.ru
Нет комментариев