Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ашыт бозы юкамы?

Ашыт елгасы балыкчылардан аерылмый. Дөресрәге, көннең нинди булуына карамастан, балыкчылар Ашыттан аерылмыйлар.

Тик моның куркыныч ягы да бар. Кызганыч, шуны аңламыйлар. Көннәр җылы тору аркасында, боз шактый ук юкарды. Бозның юкалыгын ничек аңларга соң? Бик гади. Кабат исегезгә төшерәбез. Әгәр дә боз зәңгәрсу-яшькелт төстә булса, курыкмагыз. Боз шактый ук нык дигән сүз бу. Үтә күренмәле боз да начар түгел, калын санала. Ә менә ак төстәге боз янына бара күрмәгез – ул хәзер ярылачак. Саргылт төстәгесе дә хәтәр – ышанычлы түгел.

Кыскасы, сак булыгыз балыкчылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев