Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобус. Яшьләр вакыты

“Ашыт” спорткомплексы базасында районның актив яшьләре “Безнең район – киләчәк образы” проектларын бәяләү эшендә катнашты.

Кыскача әйткәндә, әлеге чараны мөмкинлекләр мар­кеты яки Татарстан – мөм­кинлекләреңне күрсәтү террито­риясе дип атарга була.
“Максатыбыз – барлык район­нарда да булып, яшьләрне алгарышка өндәү, үз-үзләрен күрсәтергә, нәрсәдер тәкъдим итү һәм шуны тормышка ашырырга теләүдә ярдәм итү”, – диде Казаннан махсус автобус­та килгән “Яшьләр вакыты” төркеме җитәкчесе Кадрия Бугрова. Сүз уңаеннан,
Әтнә – алар маршрутында унөченче район.
Чараның төп өлеше – үзебезнең районда ниндидер чаралар уздыру, ягъни, уңай идеяләр буенча, башкача әйтсәк, районның киләчәгендә ниләр күрергә телиләр – әнә шул хактагы проект эшләрен яклауга корылган иде. Бу уңайдан 5 яшь райондаш үз проектын тәкъдим итте. Рамил Шәйхиевнең “Спорт – һәркем өчен” һәм “Спорт Scaut”, Айсылу Гыйззәтованың “Киләчәгебезне үзебез төзибез”, Зөһрә Сәмигуллинаның “Әтнә-Fest”, Анастасия Гарипованың “Ярдәм” проекты зур кызыксыну уятты. Монда хәтта, һәр эшне онлайн бәяләделәр. Ә менә җиңүче булып “Беговой Бум” проектын әзерләгән Раил Миннибаев танылды.
Чараның бу өлешен район башкарма комитеты җи­тәк­чесе Айрат Каюмов һәм Татарстанның Яшьләр эше министры урынбасары Анна Зах­матова да күзәтте. Һәр проект­ны бәяләп, теге яки бу өлкәдә тәкъдим ясадылар.
Шул ук вакытта “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” маркеты кысаларында яшьләр белән сорау-җавап форматында әңгәмә уздырдылар. Монда, күбрәк, Татарстанда гамәлдә булган махсус проектлар буенча фикер алыштылар. Шунысы ошады – яшьләр бу хакта хәбәрдар, хәтта үз фикерләре бар.
Моннан соң узган “Татарстан яшьләре” квиз-уенында яшьләр 3 төркемгә бүленеп ярыштылар. Форматы һаман шул – сорау-җавап рәвешендә барды. Җиңеп чыккан төркемне бүләкләп тә узды оештыручылар.
Тагын бер күңелле мизгел – чараның ахыргы өлешендә барабан әйләндереп, теркәлгән яшьләр катнашында призлар уйнаттылар. Кечкенә булса да, истәлек бүләге отучылар булды. Урысча әйтсәк, “Мелочь, но приятно”... “Яшьләр вакыты” акциясенә тартылу өчен яхшы этәргеч бит!
Әлеге чараның ахырын җитәкчеләр сүзе белән тәмамлау урынлы булыр. Айрат Каюмов:
– Татарстанда гамәлдә булган юнәлешләр барысы да безнең районда да бар. Ә менә сез тәкъдим иткән проектлар аларны тормышка ашыру юлында яктыртылырлар дип өметләнәм, – диде. Шулай да кайбер проектларның ниндидер элементларын аерым тәкъдим итү дөрес булыр дигән фикер дә җиткерде.
Министр урынбасары да:
– Үзегезне күрсәтү мөм­кинлеге бирүче вакыт килеп җитте. Ә без сезгә ярдәм итәчәкбез. Хәзер – яшьләр вакыты, – дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев