Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аюлар зоопарк хезмәткәрен килүчеләр алдында өзгәләп аткан

Әлеге хәл шимбә көнне Шанхай кыргый табигать паркында булган.

Шанхай кыргый табигать паркында берничә аю килүчеләрнең күз алдында зоопарк хезмәткәрен өзгәләп аткан. Бу хакта Global Times басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Әлеге хәл шимбә көнне булган. Зыян күрүчене ерак түгел эшләгән экскаватор машинасын йөртүче коткарып калырга тырышса да, аюлар корбанның мәетен өстерәп алып киткән. Шуннан соң аңа үзенә дә машинадан чыгу өчен полиция килүен көтәргә туры килгән.

Паркта фаҗига буенча тикшерү башланган. Аюлар торган секцияне вакытлыча япканнар. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/19-10-2020/ayular-zoopark-hezm-tk-ren-kil-chel-r-aldynda-zg-l-p-atkan-5779810

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев