Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азат Абитов: «Бәбине көтәбез инде»

Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов шушы көннәрдә генә 10 елга кичектерелгән операциясен ясатты. Яшьлектә футбол уйнаганда тезендәге сеңерләрен өзгән булган. Үзе хәбәр иткәнчә, инде куркырлык урын юк. Кичә Азат хастаханәдән чыкты. Хәзер ике атна эчендә ял итеп, көч җыймакчы. Ә аннары аларны гастрольләр көтә.

– Коронавируска бәйле үзчикләүләр кертелгәч, җырчылар эшсез калды. Әмма тик ятмадылар. Кемдер бизнеска кереп китте, кемнәрдер бәби көтә. Сездә нинди яңалыклар бар?

– Бәбине без дә көтәбез инде ул.  Кайчан булып куяр, анысы билгесез. Бар да – Аллаһы Тәгалә кулында. Тик әлегә безне иҗат көтә. Без пандемия  вакытында тик тормадык. Буш вакыт күп булды, рәхәтләнеп иҗат белән шөгыльләндек. Яңа җырлар яздырдык. Хәтта үзем дә бер җыр язып караган идем. Барып кына чыкмады.

– Сәхнәдәге башка яшьтәшләрең кебек балагы кыска яки төбе идәнгә тигән чалбарлар кияр идеңме?

– Юк. Мин бик тә пиджак-чалбар яратам. Хәтта аны көн дә киеп йөрер идем. Миңа үземнең сәхнә киемнәрем бик ошый.  Аннары  тәрбиям дә башка. Продюсерыбыз да  халык алдына зәвыклы итеп чыгарга кирәклеген гел искәртеп тора.

– Гаиләгез турында сүз киткәч, сорыйм әле: Гөлсирингә сезнең якка килен булып төшү кыен булмадымы икән?

– Ияләнү бик җиңел булмагандыр. Әмма ул сер бирмәде. Аның да «мишәрлеге» бар.  Үзенекен бәреп әйтә. Чынлап та, Мамадыш белән Шыгырдандагы гореф-гадәтләр, йолалар аерыла. Әмма без ике якны да хөрмәт итеп яшәргә тырышабыз. Әби белән бабай Шыгырданга килсә, «безнең җырны җырлый», Мамадышка безнекеләр килсә, аларча сайрый. Татулыкның сере шундадыр дип уйлыйм.

Чыганак:https://vatantat.ru/2020/09/33383/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев