Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балкыдың да сүндең, Ленар!

Үзең киттең... Рәсемнәрдән елмаючы төсең калды. Үзең киттең... Яңгырап торган сүзең калды... Үзең киттең... Сукмакларга ышанып баскан эзең калды... Үзең киттең... Елатырга, моңсу уйлар уйлатырга, Төрле чакта әйткән төрле сүзең калды... Үзең киттең... Синең кулың тигән бөтен нәрсә Яраланган җанны өзәр өчен калды... Әти-әниең, яраткан хатының, балаларың, синең өчен өзелеп...

Үзең киттең...

Рәсемнәрдән елмаючы төсең калды.

Үзең киттең...

Яңгырап торган сүзең калды...

Үзең киттең...

Сукмакларга ышанып баскан эзең калды...

Үзең киттең...

Елатырга, моңсу уйлар уйлатырга,

Төрле чакта әйткән төрле сүзең калды...

Үзең киттең...

Синең кулың тигән бөтен нәрсә

Яраланган җанны өзәр өчен калды...

Әти-әниең, яраткан хатының, балаларың, синең өчен өзелеп торган туганнарың, классташларың, дусларың, күршеләрең калды... Син яраткан якты дөнья калды, Ленар, һәм синең җылың калды! Эшләнмәгән эшләрең, матур уйларың калды... Һәм әле синең юклык белән килешә алмыйча, озак еллар "синең белән" яшәячәк кадерлеләрең калды...

Шул кыска гына гомерең эчендә барыбызга җитәрлек күңел байлыгыңны, йөрәк җылыңны калдырып киттең!.. Сөйләп бетерә алмаслык кылган изгелекләрең калды... 42 ел яшәп, ничек эшләп өлгерә алдың икән, ә бит ул елларның узганын беребез дә сизмәгәнбез... Сине кайгыртасы, сине саклыйсы дип тә уйланмаган. Синең гел елмайган йөзеңнән бөркелгән яктылыктан нур алып, аңа туймый яшәлгән дә яшәлгән... Әле һаман шулай яшәп, синең җырларыңны тыңлап, җор сүзләреңә сокланырбыз дип уйланган...

Ә син, Борһан нәселенең горурлыгы, әтиең Әгъзәм абый белән әниең Земфира апаның төпчеге, дүртенче улы, барыбызны ятим калдырдың да, бүген,18 март иртәсендә мәңгелеккә китеп бардың. Изгелекләр тулы йөрәгең миһерсез дөньяның көйсезлегенә чыдамады. Күәм авылы яраткан улсыз, Әтнә газ оешмасы бер дигән хезмәткәрсез калды...

Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе Борһанов Ленар Әгъзәм улының вафатын белдереп, әти-әнисенең, гаиләсенең, балаларының, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Бу авыр кайгыны күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе көч бирсен Сезгә. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын...

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, Күәм авылында, ул яшәгән нигездә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев