Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бердәм Россия» президиумы Миңнехановны Президентлыкка кандидат итеп күрсәтүне хуплый

Киләсе сишәмбедә республика җитәкчесе вазифасына ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин кандидатурасы да каралачак.

 

«Бердәм Россия» генераль советы президиумы партия РФ төбәкләре җитәкчеләрен сайлауда кандидат итеп күрсәтергә ниятләгән кешеләрнең тәүге исемлеген карады. Алар арасында Татарстанның гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы расланды, аның быел вәкаләтләре төгәлләнә. Кандидатларның икенче исемлегендә ТР Президенты вазифасына тагын бер кандидатура каралачак, ул – ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Без принципиаль карар кабул иттек һәм губернаторлар вазифасына кандидатлар күрсәтүне ике этапка бүлдек. Киләсе сишәмбедә генераль совет президиумының өстәмә утырышын үткәрәчәкбез, анда губернаторлар вазифасына тагын берничә кандидатны күрсәтү турында карар кабул итәчәкбез. Аларның исемнәрен якын көннәрдә белерсез», - диде утырышта «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге президиумы көзен республика җитәкчесен сайлауда Татарстанның гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинны кандидат итеп күрсәтү тәкъдиме белән чыккан иде. Кандидатлар партиянең Мәскәүдәге җитәкчелеге тарафыннан хупланган очракта, кандидатураларның икесе дә Татарстан төбәк партия конференциясендә каралачак, анда бердәмроссиялеләр иң лаеклы кандидатны сайлап алачак. Әлеге процедура «Бердәм Россия» партиясенең сайлау алдыннан тавыш бирү ролен үтәячәк.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда 2020 елның көзендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак республика җитәкчесен сайлауда Рөстәм Миңнехановның катнашуын хуплаган иде инде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/10-06-2020/berd-m-rossiya-prezidiumy-mi-nehanovny-prezidentlykka-kandidat-itep-k-rs-t-ne-huplyy-5748780

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев