Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без дә читтә калмыйк

“Коррупциягә каршы бергәләп!” дип исемләнгән чираттагы бәйге старт алды.


Халыкара яшьләр конкурсы Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан оештырыла. Әлеге бәйгегә 14 яшьтән 35 яшькә кадәр катнашырга мөмкин. Бәйге “Иң яхшы плакат”, “Иң яхшы видеоролик” номинацияләре буенча уза. Бәйгегә эшләр агымдагы елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр кабул ителә. Максаты яшьләрне коррупциягә каршы көрәшне профилактикалауда катнашуга җәлеп итү, коррупцион күренешләрне булдырмау өчен реклама формалаштыру, җәмгыятьнең коррупциягә каршы көрәшне гамәлгә ашыручы органнар белән хезмәттәшлеген чагылдыру һәм халык арасында агарту эшләрен җәелдерү тора. Шунысын да искәртәсе килә, узган ел шул исемдәге бәйгедә катнашып, безнең Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы да җиңү яулаган иде. Быел да үзегезне сынап карарга ашыгыгз. Тулырак мәгълүмат http://www.anticorruption.life сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев