Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең аккошлар!

Яздан башлап көзгә кадәр редакциягә "Үзебезнең аккошлар язмышын белмисезме? Килмәделәрме икән?",- дип шалтыраталар.

Наил абый Шаһиев: "Саклап торып та карадым, күренмиләр",- дип өзгәләнде. Үзебез баргаласак та фотога төшерә алмадык.. Күргән кешеләр: "Бар алар, килгәннәр, тик фотога төшереп булмый",- дип хәбәр иткәләделәр. "Фотосы булмаса булмас, исән булсыннар",- дип сөендек. Чөнки алар безнең "Ашыт" сакланышының яме!
Һәм менә бу фото. Бездән дә болайрак сөенгән "Ашыт" сакланышы инспекторлары Рамил Сабиров белән Рәшит Әхмәтҗанов күтәреп керделәр аны. "Ниһаять, фотога төшерә алдык үзебезнең аккошларны",- дип сөендерделәр алар. Ә безнең сезне сөендерәсебез килә, карагыз үзебезнең аккошларны! Алар бар, исән-сау, балалар үстергәннәр. Җәбер салмасак, алдагы елларда да әйләнеп кайтырлар, дип өметләник.
Аккошларның 6 төре билгеле. Татарстан Республикасында аларның 2 төре бар. Икесе дә "Кызыл китап"ка кертелгән. Ә бездәгеләре - ысылдавык аккош, оя ясаучы, аз санлы күчмә төр. Алар безгә апрель айларында кайтып, октябрьгә кадәр яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Akkoch