Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Безнең ишегалды иң матуры булачак”

Татарстан Президентының “Безнең ишегалды” исемле махсус программасы буенча агымдагы елны республикада 1084 ишегалдын төзекләндерәләр.

Олы Әтнәнең ике катлы йортлары ишегалдын да яңартуга әзерлек бара. Бу уңайдан районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, урынбасары Марат Халиков, Олы Әтнә авыл җирлеге, шулай ук коммуналь-хуҗалык вәкилләре һәм шушы йортларда яшәүчеләр катнашында җыелыш узды.

План буенча балалар мәйданчыгы, җиңел машиналар өчен “стоянка”лары, хәтта ишегалдына чыгып, сөйләшеп утыру өчен махсус эскәмияләре дә булган бик матур ишегалды булачак ул. Җыелышка килүчеләр арасында әнә шундый фикер белдерүчеләр дә бар иде.

Биредә җитәкчелек халык үтенечен исәпкә алып төзегән план буенча фикер алыштылар. План белән танышканнан соң, бу йортларда яшәүчеләр кайбер үзгәрешләр кертүне сорадылар. Җитәкчелек мөмкин булганнарын эшләргә вәгъдә итте. Ни дисәң дә махсус программа бу – кайбер өлешләрен үзгәртергә ярамый, моны аңлап кабул итәргә кирәк. Шул ук вакытта: “ Август башларында бу эшне башларга да уйлыйбыз”, - дип куандырдылар. Монысы да ышаныч тудыра – чөнки финанс белән түэмин ителгән, планга кертелгән махсус программа бу. Әлеге вакытта Бәрәскә мәчетендә эшләүче оешмаларның берсе башкарачак икән аны.

Сүз дә юк, матур булачак, шулай да халык арасында үкенеч белдерүчеләр дә табылды.

- Балалар үсеп җитте инде, өстәвенә аны җәйге каникуллар чорында булдырырга иде. Хәзер мәктәпкә, укырга барыр вакытлары җитә, - дигән фикер дә яңгырады.

Шулай да “Юк”ка караганда “Бар”ның яхшырак булуын аңлап кабул итик. Матур гына түгел, гнык, чыдам да булып, шушы йортларда яшәүчеләргә озак хезмәт итсен иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев