Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш айлык бала белән әнисе тереләй янып үләләр

Янгын 27 яшьлек хатын-кызның һәм аның биш айлык баласының гомерен өзде. Фаҗига 11 октябрьдә Балык Бистәсе районының Анатыш авылында булды.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елда туган улы белән бер хатын йортта йоклаган. Хатын-кызның әнисе ишегалдында була, шартлаган тавыш ишетә һәм өйгә керергә омтыла. Әмма ожог алып хастаханәгә салына.
Ут сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр үлгән хатын-кызның һәм биш айлык баланың гәүдәләрен тапканнар. Билгеле булганча, һәлак булучыларның тагын бер баласы-2008 елда туган. Янгын вакытында ул кунакта иде. 
Әлеге факт буенча РФ ҖК 109 ст.3 п. буенча (саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешегә үлем китерү) җинаять эше кузгатылды.
Тикшерү органнары янгынның сәбәбе ачыклана, шулай ук эш буенча экспертизалар билгеләнде.
Чыганак:http://zt116.ru/news/v-tatarstane/159371

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев