Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борынгы таш мәчет яңара: фото - видеоотчет

Төзекләндерү эшләре дәвам итә. Түбән Бәрәскә авылында урнашкан бу мәчет традицион татар архитектурасына «Петербург бароккосы» элементлары кушып, ике катлы итеп, гөмбәзләп, дугасыман тәрәзәләр куеп, баскычларын чуеннан ясатып, төзелгән булган.

Бәрәскә авылының  борынгы таш мәчете төзекләндерелә башлавын хәбәр иткән идек. 

     Төзекләндерү эшләре башланганга да байтак вакыт узды, мәчетнең байтак эшләре эшләнде. Аеруча эчке ягы яңартыла. Әле биредә эш җитәрлек. "Быел бу мәчеттә гает укып булмады, бәлки киләсе елга насыйп булыр",- дип, биредә эш тукталмаганга сөенә авыл халкы.

Әлеге мәчетне төзекләндерү  өчен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров зур көч куя. Аның  ярдәме  белән мәчетне торгызу эшенә иганәчеләр  җәлеп ителә, матди яктан зур булышлык күрсәтүе нәтиҗәсендә, борынгы  мәчеттә бүгенге көндә  дә төзекләндерү эшләре дәвам итә.   Башкала белән Бәрәскә авылы арасында  төзекләндерү эшенә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова җитәкчелек итә.

 

Бу мәчет 1769 елдаТатарстан җирлегендәге төзелгән иң борынгы таш мәчетләрнең берсе. Ул - 1769 елдаТатарстан җирлегендәге төзелгән иң борынгы таш мәчетләрнең берсе.

Мәчетне Түбән Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Борнаев төзеткән. Екатерина II таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, ул патшага прошение белән бара һәм 1769 елда мәчетне төзетә.
Беренче таш мәчет дип аталган Мәрҗани мәчете 1767-1770 елларда төзелгән дип исәпләнә. Моннан чыгып,   Беренче җәмигъ мәчете Мәрҗани мәчетеннән дә бер елга алданрак төзелеп, мөселманнарга хезмәт иткән, дип әйтә алабыз.

  Түбән Бәрәскә авылында урнашкан бу мәчет традицион татар архитектурасына «Петербург бароккосы» элементлары кушып, ике катлы итеп, гөмбәзләп, дугасыман тәрәзәләр куеп, баскычларын чуеннан ясатып, төзелгән булган.

 

Әлеге изге эшкә без дә үз өлешебезне кертә алабыз. Түбән Бәрәскә авылында әлеге мәчетне торгызуга булышу өчен, Хәйрия фонды да төзелгән. Әлеге фондның директоры - Азат Мансур улы Мөхәммәтҗанов.

 

Хәйрия фондының реквизитлары: 
Благотворительный фонд реставрации «Мечеть,1769 г.» в селе Нижняя Береске 
Атнинского муниципального района Республики Татарстан 
ПАО "АК БАРС" БАНК г.Казань 
ИНН 1653001805 
БИК 049205805 
Р/С 40703810000220000006 
К/С 30101810000000000805 
Хәйрия фонды директоры: /А.М.Мөхәмәтҗанов/

 

 

Мәчетнең бүгенге көндәге халәтен фотолардан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев