Эксперт кемнәргә ике пенсия түләнергә тиеш булуын әйтте
Ике пенсиягә хәрби хезмәткәрләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм тол хатыннары дәгъва кыла ала.
Бер үк вакытта ике пенсия алу мөмкинлеге пенсия белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә каралган. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.
Ике пенсиягә хәрби хезмәткәрләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм тол хатыннары дәгъва кыла ала, дип сөйләде «Мусаев һәм партнерлар» бюросы адвокаты Надежда Ермолаева «Прайм» агентлыгына.
Аның сүзләренчә, законда күрсәтелгән очраклар, нигездә, хәрби хезмәткәрләргә кагыла. Әйтик, хәрби травма аркасында инвалид калган кешеләр инвалидлык һәм картлык буенча бер үк вакытта пенсия алу хокукына ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев