Коронавирус пандемиясе илнең төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасына төзәтмәләр кертте.
Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасы коронавирус Covid-19 пандемиясе шартларында гражданнарның иминлеге өчен кирәкле үзгәрешләр кичерәчәк.
Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим иттеләр, дип сөйләде «Татар-информ» МА Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод.
«Безнең илдә йокламыйлар: алдан тавыш бирү вакыты өч көннән җиде көнгә кадәр арта, “Мобиль сайлау“ программасы кулланыла , җитди сәбәбе булучылар өйдә тавыш бирә ала, Мәскәүдә электрон тавыш бирү кулланылачак. Төбәк сайлаучыларына медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим ителде", - дип билгеләп үтте эксперт.
Дөньяның башка илләрендә тавыш бирү план буенча уза, эпидемиологик хәлне катлауландыруга карамастан: 29 февральдә Словакиядә парламент сайлаулары, 2 мартта – Израильдә парламент сайлаулары, 15 мартта – Франциядә муниципаль сайлауларның беренче этабы өзелмичә узды. "Әйтик, Франциядә күптән түгел узган муниципаль сайлауларда кирәкле саклык чаралары күрелде: сайлаучыларга медицина битлекләре, авторучкаларны эшкәртү өчен бактерияләргә каршы салфеткалар бирелде", - дип ассызыклады Александр Брод.
Фото: Владимир Васильев
Нет комментариев