Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электрон хезмәт кенәгәсенә күчәбез

Эш бирүче! 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре өчен мәгълүматларны тапшырырга онытма!

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эш бирүчеләргә 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына хисапның яңа формасын тапшыру турында искә төшерә.


Электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен, 2020 елның 15 февраленә кадәр, эш бирүчеләр беренче тапкыр пенсия фондына кадрлар буенча нинди дә булса чара үткәрелгән хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә тиеш: эшкә кабул итү, бер вазифадан икенчесенә күчерү, эштән азат итү.
Мөһим! Цифрлы хезмәт кенәгәләре өчен Белешмәләр, штат санына карамастан, барлык компанияләр һәм эшкуарлар белән ялланып эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан җибәрелә. Хәтта штатта бер хезмәткәр генә булса да.
"Мәгълүматларны тапшыру эш бирүчеләрнең Пенсия фондының территориаль органнары белән хезмәттәшлеге форматы кысаларында башкарыла. Мәгълүматны иминләштерү Кабинеты яки ПФР клиент хезмәте аша тапшырырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, электрон хезмәт кенәгәләрен әзерләү өчен:
- 2020 елдан РПФга хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны расланган форма буенча тапшыру өчен программаны көйләргә яки урнаштырырга;
- хезмәткәрләргә 2020 елның 30 июненә кадәр хезмәт кенәгәсе формасын сайлау хокукы турында язмача хәбәр итәргә;
- хезмәткәрләрдән хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау турында гариза кабул итәргә;
- кирәк булганда, кадрлар исәбе буенча локаль документларга үзгәрешләр кертергә кирәк.
Пенсия фондына мәгълүмати хисапларны тапшыру өчен кирәкле барлык формаларны региональ ПФР сайтында алырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев