Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшмәкәргә дәүләт ярдәме

"МСП” милли проекты кысаларында Татарстан эшкуарлары республиканың 44 муниципаль берәмлегендә дә барлык төр ярдәм чаралары буенча түләүсез консультация алырга мөмкин

“Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү” милли проекты кысаларында Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен уңайлы инфраструктура булдырылды - республиканың 44 муниципаль берәмлегендә һәм шәһәрләрендә даими нигездә ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды карамагындагы “Минем бизнес” үзәгенең төбәк вәкилләре эшли.

Төбәк вәкилләре урыннарда эшкуарлык эшчәнлегенең барлык этапларында – үз эшләрен ачу һәм үстерүдә – шәхси эшмәкәрне рәсмиләштерү, дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алуда ярдәм итә.

Аерым алганда, белгечләр ташламалы финанслауны, субсидияләрне сайлап алу һәм җәлеп итү мәсьәләләре буенча, гаризаны әзерләүдән алып кирәкле документлар пакетын рәсмиләштергәнгә кадәр бушлай һөнәри консультацияләр уздыралар.

Төбәк вәкилләре республиканың үзмәшгуль халкы белән дә эшли. Әлеге категория гражданнар өчен иминият взносларын түләү механизмнары, «Минем салым» кушымтасыннан файдалану, килешүләр буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзү турында һөнәри консультацияләр бирелә.

Һәр муниципаль берәмлектә төбәк вәкилләренең элемтә өчен мәгълүматын https://fpprt.ru/  сайтында, “Минем бизнес” Үзәге бүлегендә яки ссылка буенча табарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез,республика эшкуарларына ярдәм итүнең барлык чараларына тиз арада керү һәм вакытлыча чыгымнарны киметү өчен, ФАСТТРЕК.РФ порталы эшли. Портал уникаль практика, дәүләт ярдәме чараларына эшмәкәрләр җиңел һәм оператив керә алсын өчен эшләнгән. Ул «бердәм тәрәзә» форматында эшли - кулланучының «шәхси кабинетында» гариза бирергә һәм аны үтәү этапларын дистанцион рәвештә күзәтеп торырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев